«Социаль лифтлар» буенча комиссия

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

2015 елның 12 февралендә  Казан шәһәренең 19 нчы төзәтү  колониясендә  “социаль лифтлар” буенча комиссиянең  чираттагы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе катнашты.

     Шартлы рәвештә  вакытыннан алда азат итү турында карар кабул итү өчен  административ комиссиягә  тәкъдим ителгән 10 хөкем ителүченең алтысы  шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү турында  уңай рекомендация алдылар. Комиссия әгъзалары  отрядлар начальниклары, психологлар  рекомендацияләрен исәпкә алды, эшкә мөнәсәбәтләре, колония тормышында катнашулары, бүләкләүләр, шулай ук хөкем ителгәннәрнең  төзәлүгә, гаилә элемтәләрен яклауга омтылышы игътибарга алынды.

   Хөкем ителгәннәрне  шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү турындагы юлламалар белән материаллар, шулай ук колония-поселениегә күчерү турындагы эшләр, комиссия әгъзалары  рекомендацияләре белән бергә  алга таба карар кабул итү өчен судка тапшырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International