«Салым законнарында үзгәрешләр» темасына «Хокукый белемнәр мәктәбе»

2015 елның 6 феврале, җомга

Һәр граждан үз гомерендә  салым түләү белән очраша, шуңа күрә  салым хокукы өлкәсендә  белемле булу  һәрвакыт актуаль һәм кыйммәтле.

  Бүген 6 февральдә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы «Хокукый белемнәр мәктәбе»нең  Россия пенсионерлары берлегенең Татарстандагы бүлеге «өченче буын» университеты тыңлаучылары өчен дәресе узды. Әлеге дәресләрнең аудиториясе – хокукый белемнәр алу аерым әһәмияткә ия булган өлкән гражданнар. Дәрес  салым законнарындагы үзгәрешләргә багышланган иде, алар турында җентекләп Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең салым түләүчеләр белән эшләү буенча бүлек җитәкчесе Наталья Мельникова  сөйләде. Дәрестә өстәмә бәягә салымны кайтару, салым бәхәсләре килеп чыгудан качу,ялгыш исәпләнгән  салымны кабат тикшертү, конкрет мәсьәлә буенча  грамоталы карар кабул итү һәм башкалар турында сөйләштеләр. Килеп туган сорауларны Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белешмә хезмәте телефоны +7 (843) 235-13-67 буенча  бирергә булла.

   Шулай ук «Хокукый белемнәр мәктәбе» тыңлаучылары каршында  «Контрольная закупка. Экспертное мнение»  журналы экспертлары чыгыш ясады, алар суны дөрес  сайларга өйрәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International