Агымдагы елның 11 февралендә Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Н.А.Никифоров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин катнашында “2014 елда Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагында эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында” киңәйтелгән коллегия утырышы узды.
Чараны Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ачты, 2014 елда мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы эш нәтиҗәләрен, 2015 елга планнарны яктыртты.
Коллегия ахырында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Роман Шәйхетдинов дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар, шулай ук иң яхшы рәсми интернет-сайтлар өчен республика министрлыклары һәм ведомстволарын бүләкләделәр.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил сайты “Татарстан Республикасы ведомствосының иң яхшы сайты” номинациясендә беренче урынга лаек булды.