Илдар Халиков: "Халык контроле" системасы тулы куәтенә эшли башлады"

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында  «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы эше мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Видеоконференц-элемтә аша аның эшендә барлык муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.

Хөкүмәт башлыгы киңәшмәне ачып җибәреп, әлеге системага ихтыяҗ зур булуын ассызыклады, моны саннар да дәлилли. Ул агымдагы елның 5 ае эчендә 11 мең 714 белдерү урнаштырылганын билгеләп үтеп, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләрнең 22 процентка күбрәк булуын шәрехләде. «Бу саннар эшебезнең кирәк булуын дәлилли. Система тулы куәтенә эшли башлады. Кызганычка каршы, хәл ителгән мөрәҗәгатьләр саны 60 процент кына, бу күрсәткеч безне сөендерми. Аларның күбесе сезон факторына бәйледер дип ышанып калыйк, чөнки юл төзелеше, юлларда ремонт, төзекләндерү, башлыча, җәйге чорга туры килә. Шуңа күрә икенче, өченче квартал нәтиҗәләре яхшырак булыр дип өметләник. Моңа игътибар юнәлтүегезне сорыйм», - дип белдерде Илдар Халиков.

Хөкүмәт җитәкчесе ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларына лимит кысаларында эшне раслаганда, беренче чиратта, «Халык контроле» системасында «Планлаштырылган» бүлегендәге мөрәҗәгатьләргә игътибар бирүне сорады. 

Илдар Халиков халык мөрәҗәгатьләре буенча «дәлилле  кире кагу»ларның өлеше гомуми белдерүләрнең саныннан 2-3 проценттан артмаска тиешлегенә игътибарны юнәлтте. «Дәлилле кире кагуларның өлеше кимүе – уңай күренеш. Мөрәҗәгатьләрарасында бит күпчелекхалыккауңайсызлыктудырганнары да бар», - диде ул. Әйтик, Казан буенчаурнаштырылган 2151 мөрәҗәгатьнең 38е генәкирекагылган. Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы, Лениногорск, Бөгелмәдәдәшикаятьләрнекирекагулар аз күзәтелә.ЮгарыОслан районы да бумәсьәләдә сүлпән эшли.

Киңәшмәдә ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үз  чыгышында халык мөрәҗәгатьләре буенча мәсьәләне хәл итү вакытын нигезсез төстә озакка чигерүләргә мисаллар китереп узды. Әйтик, Нурлат башкарма комитеты йорт ишегалларының берсендә балалар өчен гап-гади ком мәйданчыгын, берничә таган, утыру өчен эскәмия кую кебек эшне дә 2017 нче елның 31 нче маена (!) үтәүне билгеләгән.

ИлдарХаликовбумисалларданчыгып, мөрәҗәгатьләрбуенчамәсьәләнеңвакытындаүтәлүәһәмиятенәбасымясады.

«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International