Язгы чакырылыш чорында Татарстаннан хәрби хезмәткә баручыларны аларның хезмәт урыннарына – Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәренә 89547 нче частенә озатып куйдылар. Шулай ук июнь башында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил хезмәткәрләре хәрби хезмәткә чакырылучыларны 6142328 нче частька ( Екатеринбург шәһәре, С.Орджоникидзе исемендәге Кызыл байраклы, Суворов орденлы, Симферополь аерым мотоукчы бригадасы), Вәкилнең Чистай муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Геннадий Осипов 34244 нче частька (ПВО дивизиясе, Самара өлкәсе) 59292 нче частька ( Самара өлкәсе, Рощинский бистәсе), 65349 нчы частька (Самара өлкәсе, 23 нче аерым мотоукчы бригадасы) озатып куйдылар.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар юлда коры паеклар белән тәэмин ителделәр. Ызгыш-низаглар булмады.
Килүгә хәрби хезмәткә чакырылучылар казармаларга урнаштырылдылар һәм беренчел медицина тикшеренүе һәм психологик тест үтү өчен медпунктка җибәрелделәр.
Частьларда булганда частьларның хуҗалык һәм спорт объектларын, солдат ашханәләрен, медсанчастьларны, клубларны, хуҗалык блокларын карадылар. Шулай ук әлеге частьларда хезмәт итүче Татарстан егетләре, безнең хәрбиләрнең әзерлеген һәм тәртибен югары бәяләгән хәрби җитәкчелек белән очраштылар.