Хәрби хезмәткә чакырылучыларның һәм чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрләрнең хокуклары мониторингы буенча эш дәвам итә

2015 елның 29 мае, җомга

  Татарстан  Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Татарстан Республикасы  Хәрби комиссариаты белән берлектә  хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары  өчен чаралар оештыра. 2015 елның язында  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең 5 зона дәресе  –  Әлмәт, Баулы, Алексеевский, Кама Тамагы, Кукмарада узды. Аларда  республиканың 33 муниципаль районыннан  1376 хәрби хезмәткә чакырылучы катнашты.

 Шулай ук май аенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты  хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары  өчен “кайнар элемтә” дә үткәрде.

 

 

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты хәрби командаларны   хезмәт итү урыннарына  озатып кую һәм Татарстаннан килгән  хәрби хезмәткәрләрнең  хәрби частьларда яшәү һәм көнкүреш шартларын  өйрәнү буенча эшне дәвам итә.

  Әйтик, 23 майда  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  ярдәмчесе Татарстаннан  14 булачак солдатны  аларның хезмәт урынына – Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәренә  89547 хәрби частенә озатып куйды.

  Частьта  Татарстаннан  2014 елда  чакырылган хәрби хезмәткәрләр белән очрашу булды. Алар частьта хәрби хезмәткәрләр  арасында  яхшы мөнәсәбәт  турында сөйләделәр, хәрби әзерлектә ирешкән уңышлары хакында бәян иттеләр.

  Егетләрнең   уставта булмаган мөнәсәбәтләр белән бәйле проблемалары тумаган.

 

  30 майда  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешеләре  Самара өлкәсенең  34244 нче частена, шулай ук Свердловск өлкәсенең 61423 нче частена  хәрби хезмәткә баручы егетләрне озата барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International