Бүген 5 июньдә Мәскәүдә Кеше хокуклары буенча Россия вәкилләре Координацион советы утырышы узды. Анда вәкилләр Россия Федерациясе Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәте җитәкчесе Геннадий Корниенко белән очраштылар.
Координацион совет утырышын Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкил Элла Памфилова ачты. Ул хөкемгә тартылучылар шикаятьләренә һәм аларның хокукларын тормышка ашыру проблемаларына кагылышлы мәгълүмат белән чыгыш ясады.