“Кайнар элемтә”гә 100дән артык шалтырату булды

2015 елның 29 мае, җомга

  Бүген 29 майда  медицина ярдәме сыйфатына кагылышлы “кайнар элемтә” булды. Шалтыратучыларның сорауларына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы  мәҗбүри иминият фонды, Россия сәламәтлек саклау күзәтчелегенең Татарстандагы идарәсе, Икътисад, идарә һәм хокук институтының юридик клиникасы  вәкилләре җавап бирде.

  Казанлылардан тыш, “кайнар элемтә”гә  Әлмәт, Баулы, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Алабуга  муниципаль районнарында яшәүчеләрдән  мөрәҗәгатьләр керде. Иң күп шалтыратучылар  Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр иде.

  Барлык мөрәҗәгать итүчеләр  куелган сорауларына квалификацияле  җаваплар алдылар, мөрәҗәгатьләрнең кайберләре  компетентлы органнар тарафыннан эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International