Россия Президенты Владимир Путин өлешләп төзүдә катнашучылар һәм торак-төзелеш кооперативлары әгъзалары хокукларын яклау механизмнарын камилләштерүче законга кул куйды.
Аерым алганда, закон төзүче йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүче банклар һәм иминият оешмаларына кагылышлы яңа таләпләрне кертә. Банк кертемнәрне иминиятләү системасында исәптә торучы банклар реестрына кертелергә һәм физик затлар акчасын кертемнәргә җәлеп итүдә тыюда булмаска, ә иминият оешмасының 1 млрд сум (хәзерге вакытта – 400 млн.сум) үз акчасы булырга һәм Россия банкының финанс ныклыгын һәм түләү сәләтен тәэмин итүгә таләпләрне үтәмәү турында кисәтү кәгазенә ия булмаска тиеш.
(Татарстанның «Бизнес-онлайн» электрон газетасы язмасы буенча әзерләнде).