Агымдагы елның 22 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча “Хокукый ярдәм көне” узды. Гражданнарны Идарә, икътисад һәм хокук институтының Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы базасында кабул иттеләр.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде, берничә мөрәҗәгать эшкә алынды. Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре медицина персоналы эше уңаеннан шикаятьне учреждение администрациясе белән бергәләп карау өчен эшкә алдылар. Берничә мөрәҗәгать институтның юридик клиникасында карау өчен игътибарга алынды. Шулай ук балаларына манту ясатырга теләмәгән яшь аналардан мөрәҗәгатьләр керде, монда туберкулин сынавыннан башка мондый балаларны мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә кабул итмәү куркынычы бар. Гариза бирүчеләргә препарат кертүгә организмны башкача тикшерү ысуллары аңлатылды.
Тематик “Хокукый ярдәм көне” үткәрү практикасы дәвам итәчәк.