Эчке сәясәт буенча Россия Федерациясе Президенты идарәсендә агымдагы елның 17 июлендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча яңа механизмнар булдыру һәм “Бердәм шикаятьләр китабы” мәгълүмат системасы оештыруга юнәлтелгән проектны тормышка ашыруга багышланган эш киңәшмәсе узды.
Татарстаннан киңәшмәдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эш тәҗрибәсен федераль дәрәҗәдә тәкъдир иттеләр. Гражданнар шикаятьләрен карау һәм хәл итү буенча яңа актуаль ысуллар кертүче пилот төбәге сыйфатында, Татарстаннан тыш Краснодар крае да чыгыш ясады.
Эш киңәшмәсендә “Бердәм шикаятьләр китабы” системасы проектын эшләүчеләрнең пилот проектлары җитәкчелеге һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен җаваплы вазифадагы затлар, вәкилләр белән бергә эшләвен оештыру мәсьәләләре тикшерелде.
Очрашу барышында Сәрия Сабурская җыелганнарны “Халык контроле” системасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау барышы белән таныштырды, баш модератор гаризаларны хәл итү, контрольлек формалары турында мисаллар китерде.