«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән белдерүләр буенча киңәшмә

2015 елның 10 июле, җомга

  Бүген 10 июльдә   «Халык контроле»  дәүләт мәгълүмат системасына  килгән белдерүләрне карау барышын контрольдә тотуны тормышка ашыру максатында,  Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында  «Халык контроле» системасында «Планлаштырылган» статуслы гаризаларны карау буенча киңәшмә узды.

 Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры И.Э.Фәйзуллин,  Татарстан Республикасының «Баш  инвестицион-төзелеш идарәсе» директоры М.М.Айзатуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары И.Р.Мөхәммәтов  һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы  министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Халык контроле”» дәүләт мәгълүмат системасындагы  җаваплы үтәүчеләре катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International