Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская белән Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Виктор Николаевич Демидов бүген, 16 июльдә, конституциячел законлылыкны ныгытуда, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда, бердәм хокукый киңлекне формалаштыруда уртак кызыксыну белдереп, бергә эшләү турындагы килешүгә кул куйдылар.