Агымдагы елның 21 июлендә Сәрия Сабурская Краснодар крае территориясендә урнашкан 11754 нче зенит частенда булды. Кеше хокуклары буенча вәкил хәрби частьларны часть командиры вазифасын башкаручы – штаб начальнигы А.Е.Пометов озатуында карап йөрде. Вәкилне хәрби хезмәткәрләрнең яшәү шартлары белән таныштырдылар, аш һәм уку сыйныфларын күрсәттеләр. Солдатларның казармаларда яшәү шартлары бик яхшы, күп кенә юыну бүлмәләре, аякларны юу өчен махсус урыннар бар.
Сәрия Сабурская гадәттәгечә Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган солдатлар белән очрашты, егетләр армиядәге хезмәтләре турында сөйләү, Вәкилгә үзләрен кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеген алды. Алардан шикаятьләр кермәде, егетләр хезмәтләреннән канәгать. Татарстан егетләре турында җитәкчелек тә уңай фикердә.