ОТРажение: хәрби хезмәткә чакырылучылар хокукларын яклауда Вәкил тәҗрибәсе – туры эфирда

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

  Бүгенге көндә һич арттырусыз шуны әйтергә була, Татарстан Республикасы  гражданнарны  хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылышны оештыру һәм үткәрү буенча Россия Федерациясендә алдынгы урыннарны алып тора һәм лаеклы төстә алты ел рәттән  Россия гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылышны оештыру һәм үткәрүдә иң яхшы әзерлек  Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулый.

  Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучы һәркем, армиягә җибәрелер алдыннан, республиканың  Җыелу пунктында  заманча уңайлы хәрби форма, махсус җыелма, хезмәт хакы буенча банк картасы, Вәкилнең хокукый белешмәсен, “кайнар элемтә” номеры булган, туганнары белән хәбәрләшү өчен кәрәзле телефон ала. Моннан тыш, 10 смс-хәбәр һәм аена 30 минутлык сөйләшү өчен республика бюджетыннан акча түләнә.

  Татарстан Республикасында чакырылыш буенча хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм хәрби хезмәткәрләр  хокукларын күзәтү моделе, шул исәптән, булачак солдатларны озата баруны оештыру һәм аларның хезмәт урыннарына бару  тәҗрибәсе Россия Президенты каршындагы  гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча  Советның гына түгел, ә Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкил Элла Памфилованың да уңай бәясенә лаек булды. Вәкил Сәрия Сабурскаяга  ОТР (Россиянең Иҗтимагый Телевидениесе)  каналының “ОТРажение” дигән   яңа интерактив  мәгълүмати-аналитик проекты кысаларында,   Татарстанның хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм хәрби хезмәткәрләрне  яклау  тәҗрибәсен яктырту тәкъдиме белән  мөрәҗәгать итте. Татарстан омбудсманының  чакырылыш компаниясендәге  уңышлы эш тәҗрибәсе бүген туры эфирда сәгать кичке өчтә күрсәтелде. Туры элемтәгә Россиянең башка субъектларыннан да шалтыратучылар булды.

  Тагын шунысын да искәртик, Татарстан омбудсманының  уңай эш тәҗрибәсен Россия Федерациясенең башка субъектларындагы Кеше хокуклары буенча вәкилләр дә кулланалар.

 (ОТРажение – россиялеләрне борчыган  актуаль темаларны  туры эфирда тикшерү, бәхәсләшү мәйданчыгы).  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International