Төрмәдән – каникулларга (“Российская газета”, 21 июль 2015)

2015 елның 21 июле, сишәмбе

 Юстиция  министрлыгы  хөкүмәткә бик файдалы законпроекты кертте. Бу – Җинаять кодексына, Җинаять-процессуаль һәм Җинаять-башкарма кодексларына төзәтмәләр.

 Алар  суд карары буенча рәшәткә артына эләккән ата-аналарга  балалары белән очрашу өчен вакытлыча колониядән китеп торырга мөмкинлек бирә.

 Документка ярашлы рәвештә, ялгыз гына балалар тәрбияләгән  барлык аналар һәм аталарның  14 яшькәчә булган баласы белән  өстәмә очрашуга хокукы барлыкка килә.

 Сүз ял һәм бәйрәм көннәре турында  бара. Шунысын да ассызыкларга кирәк, әгәр документ законга әйләнә икән, ата-аналар колониядән төзәтү учреждениесе урнашкан шәһәргә чыга алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International