Бүген, 23 сентябрьдә, халыкның финанс грамоталыгы мәсьәләләренә кагылышлы “түгәрәк өстәл” утырышы булды. Аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “ТИСБИ” университеты идарәсе оештырды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә 2015 елның көзге чакырылыш чорында халыкны хокукый агарту кысаларында уртак чаралар оештыру тәҗрибәсен дәвам итәләр.
Ана(гаилә) капиталы ярдәмендә квартир алу өчен хәзер ата-аналарга өч ел көтү мәҗбүри түгел. Ипотека буенча беренчел взносны хәзер икенче яки өченче сабый тулу белән үк түләргә була.
Бүген, 16 сентябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарны хокукый агарту максатыннан Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Киров районындагы идарәсендә (Казан шәһәре, Шоссейная урамы, 22а) Киров районында яшәүчеләр өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр. Гражданнарга юридик консультацияләр күрсәтү айның һәр өченче чәршәмбесендә уза.
Бүген, 16 сентябрьдә, Түбән Камада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Рафаиль Гыйльманов белән берлектә гражданнарны кабул иттеләр.
Халыкара демократия көне БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан 2007 елда билгеләнгән һәм ел саен 15 сентябрьдә билгеләп үтелә. Бу дата 2008 елда билгеләп үтелгән беренче яңа һәм торгызылган демократияләр халыкара конференциясенең 20 еллыгына багышланган.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратыннан коллегасы – сәяси хокукларны яклау бүлеге җитәкчесе Наталья Змеу белән, 13 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә, гражданнарның сайлау хокукларын яклау өлкәсендә законнарны саклау буенча мониторинг үткәрделәр.
Бүген, 10 сентябрьдә, наркотикка бәйле затларны дәвалау һәм тернәкләндерү буенча дәүләтнеке булмаган учреждениеләрдә кеше хокукларын саклау буенча контроль оештыруга багышланган эш киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, шулай ук җәмәгать оешмалары һәм республика наркология диспансеры вәкилләре катнашты.