Тупламаска, сатып алырга (“Российская газета”, 14 сентябрь 2015 ел)

2015 елның 18 сентябре, җомга

 Ана(гаилә) капиталы ярдәмендә квартир алу өчен хәзер ата-аналарга  өч ел көтү мәҗбүри түгел. Ипотека буенча беренчел взносны хәзер  икенче яки өченче сабый тулу белән үк түләргә була.

 Бу хакта  яңартылган “ана капиталы акчасын  торак шартларын яхшыртуга  юнәлтү кагыйдәләр”ендә  әйтелә. Документны Премьер-министр Дмитрий Медведев раслады.

 Элек тә ана сертификатын  торак кредитлары һәм займнары түләү өчен тотарга була иде, әмма бу беренчел взноска кагылмый иде. Хәзер бу чикләү бетерелде, дип аңлаттылар Хезмәт министрлыгында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International