Түбән Каманың махсус тоту урынында сайлаулар

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең Түбән Кама муниципаль районындагы җәмәгатьчелек  ярдәмчесе Тамара Трошина  13 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә  Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районындагы идарәсенең хөкем ителгәннәрне махсус тоту урынында сайлау өчен булган шартлар белән танышты.

 Авыру яки инвалид булу аркасында мөстәкыйль төстә  сайлау бинасына килә алмаганнар өчен өйгә барып сайлату оештырылган. Иректән мәхрүм итү урыннарында тотылган гражданнар да тавыш бирә алды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районындагы идарәсенең хөкем ителгәннәрне махсус тоту урынында 2188 нче участок сайлау комиссиясе эшләде.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең Түбән Кама муниципаль районындагы җәмәгатьчелек  ярдәмчесе тавыш бирү барышын күзәтү оештырды. Махсус тоту урынындагы  тавыш бирү бүлмәсе  тавыш бирү кабинасы һәм күчмә тартма белән җиһазландырылган, мәгълүмат стендларында сайлау бюллетеньнәренә кертелгән  кандидатлар турында мәгълүмат бар, стендларда агитация материаллары урнаштырылмаган иде. Сайлаучылардан һәм күзәтчеләрдән  тавыш бирү барышында хокук бозулар турында хәбәр алынмады.

 Махсус тоту урынында  булган 32 кешенең сайларга хокукы булса да, 4 хөкем ителүче  тавыш бирүдән баш тартты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International