ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең  җәмәгатьчелек ярдәмчеләре  үз муниципаль районнарында актив эш алып баралар, моны аларның квартал саен  тәкъдим иткән   хисаплары да раслый.

 Вәкилнең Арча муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Ринат Хидиятов  өченче кварталда 15 кешене  кабул итте. Районда яшәүчеләрне  нигездә торак һәм социаль мәсьәләләр борчый. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде.


13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан  Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  «Татмедиа» мәгълүмат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы белән берлектә,  2015 елның сентябрь-декабрь айларында «Кеше хокукы:ОБЪЕКТИВ  фикер» дигән темага  Татарстан Республикасында урнашкан һәм дәүләт аккредитациясе булган югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында фото һәм видео эшләр бәйгесе уздыра.Бәйге Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча институтның оешуына 15 ел  тулуга һәм 10 декабрь – Халыкара Кеше хокуклары көнен бәйрәм итүгә багышлана.

12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 21 октябрендә  гражданнарга  пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары, мәҗбүри медицина иминлеге һәм медицина ярдәме күрсәтү, мираска хокук һәм мөлкәт бәхәсләренә кагылышлы сораулар буенча белгечләр  аңлатмаларын  алу мөмкинлеге бирелә.. 


9
октябрь, 2015 ел
җомга
Бүген 9 октябрьдә  Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы, “Россия пенсионерлары берлеге” Татарстан Республикасы бүлегенең “өченче буын” университеты кысаларында эшләүче “Хокукый белемнәр мәктәбе”  яңа уку елын башлап җибәрде. “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  аудиториясе – актуаль хокукый белем алу аерым әһәмияткә булган өлкән яшьтәге гражданнар. 

2
октябрь, 2015 ел
җомга

 2015 елның 1 октябрендә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче төзәтү колониясендә  “Хокукый ярдәм көне” үтте, аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе белән берлектә үткәрде.


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 9 аенда ТР "Халык контроле" Дәүләт мәгълүмат системасында басылган белдерүләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 36 процентка арткан. Хәл ителгән мәсьәләләр өлеше 5 процентка артык. Бу хакта бүген "Халык контроле" системасы эшенә багышланган киңәшмәдә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов белдерде. Киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

 2015 елның 30 сентябрендә  Саратов шәһәрендә Россия Федерациясенең  Идел буе федераль округы субъектларындагы Кеше хокуклары буенча вәкилләр Координацион  советының “  Кеше хокуклары буенча вәкилләрнең мәҗбүри тоту урыннардагы затларның хокукларын яклау буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  территориаль органнары һәм иҗтимагый күзәтү комиссияләре белән бергәләп хезмәттәшлеге” дигән темага   чираттагы утырышы узды.

 29-30 сентябрь көннәрендә Саратов шәһәрендә  “Бушлай юридик ярдәм: Россия Федерациясендә законлы көйләү һәм куллану практикасы” дигән темага  халыкара фәнни-практик конференция үтте.

 2015 елның 30 сентябрендә Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама шәһәрендәге филиалында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил филиалның директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илсөяр Мезикова  булышлыгында  хезмәт мәсьәләләре буенча халыкка “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.


25
сентябрь, 2015 ел
җомга

 Бүген, 25 сентябрьдә, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының унынчы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасы, шулай ук Татарстан Министрлар Кабинеты составы  расланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International