Сәрия Сабурская белән Рафаиль Гыйльманов гражданнарны кабул иттеләр

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе

 Бүген, 16 сентябрьдә, Түбән Камада  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Рафаиль Гыйльманов белән берлектә гражданнарны кабул иттеләр.

  Очрашу  Түбән Кама  башлыгының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узды.

  Шәхси сораулары белән кабул итүчеләргә  Түбән Кама, Олы Афанас  һәм Красный Ключ бистәсендә  яшәүче 13 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның бер өлеше генә сорауларын Татарстан ЭЭМ җитәкчелегенә юллады. Берьюлы берничә кеше ике кредит-кулланучылар кооперативлары идарәчеләренең  угрылык гамәлләреннән зарланды. Кайбер мөрәҗәгатьләр  җинаять эшләрен тикшерүгә кагылды.

 Кайбер түбән камалылар алдан ук  нәкъ менә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская кабулына  язылдылар. Алар эш хакы түләмәү проблемасын хәл итүне сорадылар, торакка, медицина хезмәте күрсәтүгә, шулай ук суд карары үтәлмәүгә зарландылар.

 Кайбер мәсьәләләрне  әңгәмә вакытында ук хәл иттеләр. Җентекләп өйрәнүне сораган сорауларны  Рафаиль Гыйльманов белән Сәрия Сабурская  шәхси контрольгә  алдылар. 

 

 (Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте материалы буенча әзерләнде).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International