Бүген, 16 сентябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарны хокукый агарту максатыннан Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Киров районындагы идарәсендә (Казан шәһәре, Шоссейная урамы, 22а) Киров районында яшәүчеләр өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр. Гражданнарга юридик консультацияләр күрсәтү айның һәр өченче чәршәмбесендә уза.
Гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне ачыкларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил, Татарстан Прокуратурасы, Татарстан Республикасы дәүләт Торак инспекциясе, “Татарстан Республикасы Адвокат палатасы”, “Татарстан Республикасы Нотариаль конторасы” коммерциячел булмаган оешмалары, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе вәкилләре ярдәм итте.
Шунысын да билгеләргә кирәк, кергән мөрәҗәгатьләрнең күбесе пенсия мәсьәләләренә кагылышлы иде, шулай ук гражданнарны мирас, торак-коммуналь хезмәтләре мәсьәләләре кызыксындырды.