Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратыннан коллегасы – сәяси хокукларны яклау бүлеге җитәкчесе Наталья Змеу белән, 13 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә, гражданнарның сайлау хокукларын яклау өлкәсендә законнарны саклау буенча мониторинг үткәрделәр.
Вәкилләр Аппаратларының җаваплы кешеләре сайлауларда хокук тәртибен һәм җәмәгатьчелек иминлеген саклауны оештыру өчен җаваплы кешеләр белән танышу өчен ЭЭМ штабына кертелде. Оператив төркем белән бергә
сайлау участокларыннан кайнар элемтәгә килгән хәбәрләрне теркәүне һәм әлеге шалтыратуларны тикшерүне күзәтү оештырылды.
Сәрия Сабурская һәм Наталья Змеу, Вәкилнең җаваплы кешеләре һәм җәмәгатьчелек ярдәмчеләре белән берлектә, аерым төр гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итүне һәм тормышка ашыруны тикшерделәр, Яшел Үзән шәһәренең үзәк хастаханәсендә, Яшел Үзән эчке эшләр идарәсенең вакытлыча тоту изоляторында, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәрендәге идарәсенең 1 нче һәм 2 нче вакытлыча тоту изоляторларында, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге вакытлыча тоту изоляторларында, Казан, Бөгелмә, Чистай шәһәрләрендәге дүрт тикшерү изоляторларында оештырылган сайлау участокларында, шулай ук Яңа Чишмәнең, Казанның кайбер сайлау участокларында булдылар.
Булган сайлау участокларында тавыш бирү барышын, сайлау комиссиясе әгъзаларының сайлаучыларга бюллетеньнәр бирүен, гражданнарның документларын тикшерүен күзәтү оештырылды.
Тавыш бирү биналары бюллетеньнәр бирү урыннары, тавыш бирү кабиналары, тавыш бирү әрҗәләре күзәтүчеләрнең күз уңында булырлык итеп җиһазландырылган, тавыш бирү кабиналары яшерен тавыш бирүгә конституцион хокукны тәэмин итәләр, мәгълүмат стендларында сайлау бюллетеньнәренә кертелгән кандидатлар (партия исемлекләре) турында мәгълүматлар бар, стендларда агитация материаллары урнаштырылмаган.
Булган участокларда сайлау хокукларын яклау турындагы законнар таләпләре тулысынча сакланган, хокук бозулар ачыкланмады.