Иҗтимагый палатада наркотикка бәйле затларны дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләрен тикшерделәр

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 10 сентябрьдә, наркотикка бәйле затларны дәвалау һәм тернәкләндерү  буенча дәүләтнеке булмаган  учреждениеләрдә кеше хокукларын саклау буенча контроль оештыруга багышланган эш киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, шулай ук җәмәгать оешмалары һәм республика наркология диспансеры вәкилләре катнашты.

  Очрашу күптән түгел ачылган социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар республика үзәгендә узды. Очрашу барышында  кеше  хокукларын саклау  экспертизасы максатыннан  эшче төркем оештыру һәм тернәкләндерү үзәкләренә бару турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International