Бүген, 15 декабрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында “Кеше хокуклары: ОБЪЕКТИВ фикер” фото һәм видеоэшләр бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы бүләкләү узды. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтына 15 ел һәм Кеше хокуклары көнен бәйрәм итүгә багышланган бәйге беренче тапкыр үткәрелде.
Бәйгене Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Татмедиа” республика массакүләм коммуникацияләр агентлыгы теләктәшлегендә үткәрде.
“Связьинвестнефтехим” ААҖ директорлар Советы рәисе киңәшчесе Кафил Әмиров, Татарстан Репсубликасы Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Юстиция министры Лариса Глухова, “Татмедиа” җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, “Яңа гасыр” оешмасы генераль директоры Лилия Таишева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән багланышлар бүлеге мөдире Резеда Макуева, Татарстан Республикасы студентлар Лигасы вице-президенты Кирилл Сафонов катнашындагы абруйлы жюри бәйгедә катнашучыларны котлады, дипломнар һәм кыйммәтле призлар тапшырды. Бәйгене үткәрергә “Спасение” иминият медицина оешмасы” ябык акционерлык җәмгыяте булышты.
Тантана ахырында Сәрия Сабурская студентларга бәйгедә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, аларга укуларында уңышлар теләде.