Татарстан егетләрен Владимир өлкәсенә озата бару

2015 елның 12 декабре, шимбә

 

 Көзге чакырылыш  барышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чистай районындагы  җәмәгатьчелек ярдәмчесе Геннадий Осипов Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны  Владимир өлкәсенә (Ковров шәһәре) озата барды. Юлда ул  армиягә чакырылучылар белән  әңгәмәләр үткәрде, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге, гаскәри частьларда булу практикасы белән таныштырды, хәрби комиссарлар  адреслары һәм телефоннары язылган буклетлар  өләште. Хәрби хезмәткә чакырылучылар  юлда коры паеклар белән тәэмин ителде. Конфликтлар булмады.

 Урынга барып җиткәч хәрби хезмәткә алынучылар  казармаларга урнаштырылды һәм беренчел тикшеренү һәм психологик тест үтү өчен медпунктка җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International