11 декабрьдә “За Россию” халык фронты гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге чираттагы конференциясен уздырды. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.Конференциядә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин указлары һәм күрсәтмәләрен тормышка ашыруның җәмәгатьчелек мониторингы йомгаклары ясалды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эше турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.