16 декабрьдә Татарстан Республикасы Конституция судында “Ачык ишекләр көне” узачак. Чара кысаларында барлык теләүчеләр өчен 10.00, 14.00 һәм 17.00 сәгатьләрдә таныштыру экскурсияләре үтәчәк, суд вәкилләре суд эшчәнлегенә багышланган лекцияләр, Татарстан Республикасы Конституция судына мөрәҗәгать итү тәртибе буенча консультацияләр үткәрәчәк.