16 декабрьдә Казан шәһәренең Яңа Савин һәм башка районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге үткәрә торган “Хокукый ярдәм көне”дә квалификацияле юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия булдылар.
Кабул итү барышында 41 мөрәҗәгать керде. Гражданнар мирас теркәү, пенсияләр, ипотека, торак шартларын яхшырту, социаль пособиеләр алу, торакны хосусыйлаштыру, торак-коммуналь хуҗалыгы, документларны дөрес теркәмәү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.