Бүген, 11 декабрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында 2015 елның унбер ае эш йомгаклары буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эше буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре (төрләр (категорияләр) модераторлары), системаның баш модераторы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, муниципаль берәмлекләр башлыклары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының җаваплы башкаручылары катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы республика халкы арасында тагын да зуррак популярлык ала”. Моны статистика да раслый. Әйтик, агымдагы елның унбер аенда 27916 белдерү басылган, бу узган елның шул чорына караганда 41 процентка күбрәк, хәл ителгән белдерүләр саны 71 процент.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үз чыгышында баш модераторның башкару дисциплинасына контроль буенча һәм системадагы белдерүләрне карау сыйфаты буенча эшен яктыртты. Чыгышында Сәрия Сабурская җыелганнарны гаризалар карауның кайбер мисаллары белән дә таныштырды.