10 декабрьдә Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Элла Памфилова Кеше хокуклары көненә багышлап, “Игелек эшләргә ашыгыгыз!” медален тапшыруның унынчы тантанасын үткәрде.
Бүләкне 11 лауреат алды, шуларның икесенә медаль үлгәннән соң бирелде.
Өметсез авыру балаларга күрсәткән игелеге өчен бүләккә Владимир Вавилов – Россиядә иң беренчеләрнең берсе һәм Татарстандагы тәүге балалар хосписына нигез салучы тәкъдим ителде.
2003 елда Вавиловлар гаиләсендә лейкемиядән 5 яшьлек кызлары Анжела үлә. Шул вакыттан В.В.Вавилов өчен онкологик авырулы балаларга һәръяклы ярдәм итү тормыш мәгънәсенә әйләнә. Үз янына теләктәш кешеләрне җыеп, фонд сигез елда рак белән авырган балаларга медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүгә җәмгыять һәм дәүләтнең көчен берләштерү буенча зур эш башкарды.
Владимир Вавилов Россиядәге беренче балалар хосписына нигез салучы буларак, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясе белән бүләкләнгән татарстанлыларның беренчесе булды.
Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең “Игелек эшләргә ашыгыгыз!” медале белән бүләкләнүгә Владимир Вавиловны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тәкъдим итте, ул Владимир Вавиловны котлап, аңа авыр, мөһим эшендә уңышлар һәм Игелек һәм Гаделлеккә ышаныч теләде.