Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән контроль белдерүләрне карау барышы турында зона киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланучылар эшен координацияләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Низамиев, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә муниципаль районнары вәкилләре, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Әлмәт районы буенча барлыгы 3714 белдерү теркәлгән, шулардан 2015 елда 1658е бастырылган. 16 декабрьгә 660 гариза “Хәл ителгән” статусы алган. “Планлаштырылган” – 22 процент, “Дәлилле баш тарту” – 8 процент, “Эштә” – 2 процент тәшкил иткән.
Эш сәфәре барышында “Халык контроле” системасына Әлмәт шәһәре буенча килгән берничә гаризаны барып карау оештырылды. РРРР РерррррррррРР