Бүген, 26 февральдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил башлангычы белән Казан шәһәренең Үзәк (колхоз) базары территориясендә хәер сорашу фактларын ачыклау буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты, Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе советы рәисе составындагы ведомствоара эшче төркеменең күчмә рейды узды.
24 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәре “Г.Р. Державин исемендәге Лаеш край музее” эшчәнлеген урынга барып планнан тыш тикшерде.
Бүген, 11 февральдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсе вакытлыча тоту учреждениеләрендә озак вакытка тоткарланучы гражданлыгы булмаган затларны депортацияләү буенча суд карарын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Эш хакы буенча бурычны кайтарып буламы? Алданмас өчен хезмәт килешүен ничек төзергә? Эш бирүче аркасында эшләмәгәндә нишләргә? Гражданнарның хезмәткә хокукларын яклау буенча шушы һәм башка сорауларга бүген, 17 февральдә, “кайнар элемтә” вакытында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре җавап бирделәр.
Бүген, 11 февральдә, ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская “2015 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан ирекләрен һәм хокукларын яклау турында” доклад белән чыгыш ясады.
Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан 16 февральдә «Skype»программасы аша Татарстан муниципаль районнары гражданнарын видеокабул итү була. Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская җавап бирә.
Бүген, 5 февральдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданка С.ның балалар бакчасында кече тәрбияче һәм психолог булмау турындагы мөрәҗәгате уңаеннан “175 нче балалар бакчасы”нда күчмә тикшерү үткәрде.
“Яңа гасыр” оешмасы түбән баскычлы үзәк белгечләре республикага килгән мигрантлар белән актив эш алып бара. Бүген, 1 февральдә, Татарстан омбудсманы Казан шәһәренең Короленко урамы, 54 нче йортында урнашкан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының “Республика клиник тире-венерология диспансеры” базасындагы әлеге үзәктә булды.
ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле узган елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады
27 гыйнварда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы халкы өчен “Хокукый ярдәм көне” уздырдылар. Чара “КМПО” ААҖ нең “Моторлар төзүче” мәдәни-ял үзәгендә үтте.