Бүген депортация мәсьәләләрен тикшерделәр

2016 елның 19 феврале, җомга

Бүген, 11 февральдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсе вакытлыча тоту учреждениеләрендә озак вакытка тоткарланучы   гражданлыгы булмаган затларны депортацияләү буенча суд карарын үтәү  мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

  Киңәшмәнең максаты – ил гражданлыгыннан мәхрүм ителгән яки гражданлыгын югалткан затларны  илдән чыгарып җибәрү буенча  суд карарын үтәү мөмкин булмау сәбәпле республикада килеп туган  проблемаларны хәл итү юлларын бергәләп  эзләү һәм бердәм карар табу иде. Киңәшмә кысаларында Россия Федераль миграция хезмәте махсус учреждениеләрендә озак вакыт тотылучы затлар проблемасы, документлары булмаган затлар гражданлыгын билгеләү проблемасы, кайбер дәүләтләр белән реадмиссия процедурасы  булмау проблемасы, РФ КАС көченә керү уңаеннан  күрсәтелгән мәсьәләләрне хәл итү процедурасын карау тикшерелде.

  Вәкаләтле вәкил шулай ук бу мәсьәләне Россия Федерациясе Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Э.А.Памфиловага җиткерү өчен Россия  вәкаләтле вәкилләренең  күмәк мөрәҗәгатен әзерләү максатыннан,  Идел буе федераль округы буенча Россия Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр Координацион Советының чираттагы утырышы көн тәртибенә чыгару турында карар кабул итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International