Сәрия Сабурская түбән баскычлы үзәктә булды

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

  “Яңа гасыр” оешмасы түбән баскычлы үзәк белгечләре  республикага килгән мигрантлар белән актив эш алып бара. Бүген, 1 февральдә, Татарстан омбудсманы Казан шәһәренең Короленко урамы, 54 нче йортында урнашкан  Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының “Республика клиник тире-венерология диспансеры” базасындагы  әлеге үзәктә булды.

  Вәкил лекция классын, табиблар, психолог, юрист кабинетларын карады. Үзәк эше белән омбудсманны  оешма җитәкчесе Лилия Таишева һәм баш табибның поликлиника эше буенча урынбасары Гүзәл Вафина таныштырды.

  Республикага килгән гражданнар бушлай һәм аноним рәвештә табиб-нарколог, табиб-фтизиатр, дерматовенеролог хезмәтләреннән файдалана, сифилис, гонорея, ВИЧ, гепатит һәм башка венерик авыруларга анализ тапшыра, тикшеренүләр уза, психолог, социаль хезмәткәр һәм юристның квалификацияле ярдәмен ала ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International