Бүген, 5 февральдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданка С.ның балалар бакчасында кече тәрбияче һәм психолог булмау турындагы мөрәҗәгате уңаеннан “175 нче балалар бакчасы”нда күчмә тикшерү үткәрде.
Тикшерү барышында 2016 елның 1 февраленә штатта 56,17 берәмлек (77,7 процент) булуы ачыкланды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хокукларын тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан Казан шәһәре мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләренә кадрлар сайлап алу буенча тиешле чаралар кабул итәргә кирәклеге турында тиешле органнарга мөрәҗәгатьләр җибәрелде.