Бүген, 11 февральдә, ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская “2015 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан ирекләрен һәм хокукларын яклау турында” доклад белән чыгыш ясады.
2015 елда барлыгы 2998 мөрәҗәгать керде, шуларның күпчелеге гражданнарның торакка хокукларын тормышка ашыру белән бәйле (21 процент). Мөрәҗәгатьләрнең 10 проценты халыкны социаль тәэминат итүгә һәм социаль яклауга, 8,5 проценты хокук саклау органнары эшенә, 7,5 проценты медицина хезмәте күрсәтүгә кагыла.
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшенең иң төп формаларының берсе – гражданнарны шәхси кабул итү.
Сәрия Сабурская белдерүенчә, 2015 елда баш модераторы Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булган “Халык контроле” Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасы кабаттан республика халкы өчен кирәклеген раслады.
Докладчы шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләрендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карауга булышлык итүче Вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләренең ролен ассызыклады. 2015 елда аларга 2065 мөрәҗәгать керде.
Үз докладында Сәрия Сабурская кеше хокукларының торышын сигез: “Хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә кеше хокукларын яклау”, “Торакка хокукларны яклау”, “Сәламәтлек саклау һәм медицина хезмәтенә хокукларны яклау”, “Уңайлы әйләнә-тирәлеккә кеше хокукларын яклау”, “Инвалидлар хокукларын яклау”, “Миграция мөнәсәбәтләрендә кеше хокукларын яклау”, “Пенитенциар система учреждениеләрендә тотылучы затларның хокукларын яклау”, “Татарстан Республикасы гражданнарының бушлай юридик ярдәм алуга хокукларын тәэмин итү” бүлекләрендә яктыртты.
Доклад ахырында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җәмәгать тормышының теге яки бу өлкәләрендә хокук бозулар уңаеннан аерым юнәлешләр буенча эшне көчәйтү өчен кайбер дәүләт органнарына тәкъдимнәр җибәрүен билгеләп үтте.
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сәрия Сабурскаяга аның мөһим иҗтимагый эше өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук күп мөрәҗәгать кергән “Халык контроле” системасының актуальлеген һәм аны алга таба үстерү кирәклеген ассызыклады.