24 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәре “Г.Р. Державин исемендәге Лаеш край музее” эшчәнлеген урынга барып планнан тыш тикшерде.
Үз теләге буенча эштән киткән элекке музей хезмәткәренең Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына мөрәҗәгате тикшерү өчен нигез булды. Үз мөрәҗәгатендә гариза бирүче эшкә кире кайтартуда булышлык итүне сораган иде.
Тикшерү барышында шул ачыкланды, музейның штат расписаниесендә сигез штат берәмлеге бар. Барлык штат тулган, хезмәткәрләр белән рәсми рәвештә хезмәт килешүләре төзелгән, музейда башка вакант урыннары юк. Гариза бирүче белән хезмәт килешүен туктату процедурасын бозу фактлары шулай ук ачыкланмады.