Казан урамнарында хәер сорашу проблемасы буенча эшче төркемдә катнашучыларының күчмә рейды

2016 елның 26 феврале, җомга

   Бүген, 26 февральдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил башлангычы белән Казан шәһәренең Үзәк (колхоз) базары территориясендә  хәер сорашу фактларын ачыклау буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты, Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе советы рәисе составындагы  ведомствоара  эшче төркеменең күчмә рейды узды. Әлеге тикшерү барышында Үзәк базар һәм Казан1 –Тимер юлы вокзалында  хәер сорашу фактлары ачыкланмады.

 Казан шәһәре урамнарында  легаль булмаган төстә яшәүче һәм хәер сорашучы гражданнарның санын киметү әлеге эшнең төп нәтиҗәсе булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International