16 февральдә – Видеокабулитү

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

  Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның  хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан  16 февральдә  «Skype»программасы аша  Татарстан  муниципаль районнары гражданнарын видеокабул итү була. Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская җавап бирә.

Кабул итү 10.00 сәгатьтә башлана.

С.Х.Сабурскаяга мөрәҗәгать итәргә  теләүчеләр  бу хакта алдан  җәмәгатьчелек ярдәмчеләренә әйтергә һәм  билгеләнгән көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  үз муниципаль районнарындагы  җәмәгатьчелек  ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә килергә тиеш.

 Мәгълүмат өчен телефоннар: (843)236-29-39, (843)236-41-80.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International