Хезмәт мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” тәмамланды

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Эш хакы буенча бурычны  кайтарып буламы? Алданмас өчен хезмәт килешүен ничек төзергә? Эш бирүче аркасында эшләмәгәндә  нишләргә? Гражданнарның  хезмәткә хокукларын яклау буенча шушы һәм башка сорауларга  бүген, 17 февральдә,  “кайнар элемтә” вакытында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы  Хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы  Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре җавап бирделәр.

  Белгечләр татарстанлыларның  эш хакы түләмәү, законсыз эштән җибәрү, хезмәт кнәгәсе теркәү һәм бирү, чираттагы ял һәм ял, дисциплинар җаваплылык турындагы мөрәҗәгатьләрен кабул иттеләр.

  “Кайнар элемтә”гә 41 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнарның күпчелеген эш хакын түләмәү һәм тоткарлау, кыскарту, чираттагы ял өчен акча түләмәү, эшкә кабул итүдән баш тарту, табышлар турында белешмә бирмәү, түбән эш хакы мәсьәләләре кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International