27 гыйнварда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы халкы өчен “Хокукый ярдәм көне” уздырдылар. Чара “КМПО” ААҖ нең “Моторлар төзүче” мәдәни-ял үзәгендә үтте.
Кабул итүгә барлыгы 31 кеше, шул исәптән завод хезмәткәрләре дә килде.