Омбудсманнарның Азия берлеге директорлары Советының 19 нчы утырышы

2016 елның 12 августы, җомга

10 августта Казан шәһәрендә Омбудсманнарның Азия берлеге директорлары Советының 19 нчы утырышы һәм Азия Омбудсманнарының Халыкара институты утырышы булды. Очрашу алдыннан берлек әгъзалары  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка делегация сәфәрен оештырган өчен рәхмәт әйттеләр. Шулай Сәрия Сабурскаяга да омбудсманнар чакырган өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

 Утырышта берлекнең оештыру мәсьәләләрен  тикшерделәр. Берлек әгъзалары  2016 елның 16 мартында Токиода узган 18 нче очрашу беркетмәсен хупладылар, берлек әгъзаларын сайлау белән бәйле мәсьәләләрне, документлар белән танышу вакытын тикшерделәр.

 Салман Фаруки Азия илләренең барлык вәкилләре  меморандумга кул куйганда  Кытай һәм Бангкок делегатларын күрүләренә шат булачакларын белдерде.

 (Татар-информ агентлыгы материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International