2 нче колониядә “Хокукый ярдәм көне”

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия  Җәзаларны үтәтү  федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә  2016 елның 17 августында 2 нче колониядә  иректән мәхрүм ителү урыннарында тотылучылар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде. Әлеге чара халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе төзәтү учреждениеләрендә тотылучы  затларны хокукый агарту  максатыннан оештырыла.

 Барлыгы кабул итү барышында 80 гә якын мөрәҗәгать керде. Алар гражданлык теркәү, дарулар белән тәэмин итү, медицина ярдәме күрсәтү, вакытыннан алда шартлы рәвештә азат ителү, суд карары, җинаять эшләре торышына кагылышлы иде. Шулай ук каты авыру аркасында азат ителү мәсьәләсе белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде, хокукый ярдәм күрсәтелде.

  Сәрия  Сабурская  2 нче колониягә эш сәфәре вакытында  элек Вәкилгә мөрәҗәгать иткән кешеләр гаризалары буенча очрашулар оештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International