22 апрельдә Дәүләт Думасы депутатлары Татьяна Москалькованы Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләү өчен тавыш бирделәр.
Татьяна Москалькова кандидатурасын “Гадел Россия” партиясе тәкъдим итте. Яшерен тавыш бирү барышында аны 323 депутат яклады, 11 кеше каршы булды, 1 тоткарланды.
Пленар утырыш барышында ул Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең төп бурычы “барлык звеноларның коммуникацияләрен югары дәрәҗәгә күтәрү” икәнен билгеләп үтте. “Хезмәт мөнәсәбәтләре, медицина ярдәме күрсәтү, мәгариф, миграция, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре Вәкилдән зур игътибар таләп итә,” диде Татьяна Москалькова. Моннан тыш, ул чит илләрдәге ватандашларыбызның хокукларын яклау буенча эшне җәелдерергә, мәгълүмат белән тәэмин итүнең яңа формаларын үстерергә планлаштыра.