20 апрельдә Казанның Яңа Савин районында һәм башка районнарда яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге” Татарстандагы бүлеге үткәрә торган “Хокукый ярдәм көне”ндә бушлай квалификацияле юридик ярдәм ала алдылар.
Кабул итү барышында 42 мөрәҗәгать керде. Нигездә гражданнар мирас теркәү, милеккә хокук, социаль тәэмин итү, торакны хосусыйлаштыру, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Берничә мөрәҗәгать буенча бәхәсле хәлләрне чишү өчен суд органнарына мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды.
Киләсе “Хокукый ярдәм көне” 18 майда Казан шәһәренең Вахитов районында узачак. Алдан 279-25-99, 279-25-02 телефоннары буенча язылырга кирәк.