Шикаять буенча тикшерү

2016 елның 8 апреле, җомга

Бүген, 8 апрельдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Арча муниципаль районы хакимияте белән бергә Арчада урынга барып тикшерү үткәрде. Вәкилгә  “Кавказ овчаркасы” токымыннан булган этнең агрессив булуы уңаеннан үзләренең хокуклары бозылу турында  яшәүчеләрдән күмәк мөрәҗәгать кергән иде.

  Тикшерү барышында  “Татарстан Республикасында йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында” 2014 елның 7 мартында гамәлгә кергән 16 нчы Законның  кайбер положениеләрен бозу, шул исәптән  куркыныч токымлы эт тоту кагыйдәләрен бозу ачыкланды.

 Тикшерү барышында эт хуҗасы белән әңгәмә үткәрелде. Алга таба гражданнарның хокукларын бозуга юл куймас өчен чара күрелә. Мәсьәлә омбудсман контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International