Казанга Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова килде

2016 елның 9 августы, сишәмбе

9 августта Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова  Татарстанга  эшлекле визит белән килде.

  Сәфәренең беренче көнендә Вәкил  Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары белән  очрашты. Татьяна Москалькова  территориаль сайлау комиссияләре белән видеоконференциядә катнашты. Катнашучылар эшлекле хезмәттәшлек итәргә  һәм 2016 ел кампаниясе чорында  гражданнар хокукларын яклау буенча көчләрне берләштерергә килештеләр.

  Видеоконференция ахырында Татьяна Москалькова  Татарстан Республикасында сайлаулар тыныч, демократик рухта узар һәм халык ихтыяры тулысынча исәпкә алыныр,  дигән ышаныч белдерде.

  Эшлекле сәфәрендә Татьяна Москалькова  республиканың иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән дә очрашып, хокук яклаучыларның дәүләт хакимияте органнары, федераль һәм төбәкләрнең вәкаләтле вәкилләре белән хезмәттәшлек итүнең төп юнәлешләрен тикшерде.

  Хокук яклаучылар Вәкил белән гражданнарны социаль яклау, пенсионерларны хокукый агарту, инвалидлык биргәндә медицина тикшеренүе узу мәсьәләләрен тикшерделәр. Шулай ук миграция сәясәте, башка шәһәрләрдән килгән, яшәргә рөхсәте булмаган ВИЧ авырулы кешеләрне савыктыру проблемаларын күтәрделәр.

  9 августта шулай ук федераль вәкаләтле Вәкилнең  Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы  Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев белән очрашулары узды. Яклар төбәктә хокук яклау торышын тикшерделәр һәм гражданнарның  хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча үзара хезмәттәшлек итүнең перспективалы юлларын билгеләделәр. Шәхси торак төзелеше объектларын сүтүгә кагылышлы бәхәсле сорауларга аерым игътибар бирелде.

   Моннан тыш Вәкил  Татарстан  Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән очрашып, алар белән бергә,  җирле вакытлыча тоту изоляторында булды. Татьяна Москалькова изоляторда булган кешеләр белән очрашып, аларның проблемаларын хәл итүдә үз вәкаләтләре чикләрендә булышлык күрсәтергә ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International