Бүген, 15 апрельдә, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 8 нче төзәтү колониясендә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә оештырган “Хокукый ярдәм көне” үткәрелде.
Бу көнне 94 хөкем ителүче үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча консультацияләр алдылар, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына берничә язмача мөрәҗәгать керде. Хөкем ителүчеләрне вакытыннан алда шартлы рәвештә азат итү, җинаять суд эше, карарны кире кагу, медицина ярдәме, инвалидлык алу мәсьәләләре кызыксындырды. Шулай ук колония кибетендә товарларның җитәрлек булмавы, диетик туклануны оештыру турындагы мөрәҗәгатьләр дә керде. Барлык сораулар игътибар белән каралды, тиешле тәкъдимнәр бирелде. Язмача кергән мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды.