10-11 август көннәрендә Казан шәһәрендә Омбудсманнарның Азия берлеге һәм Азия төбәгендә Омбудсман халыкара институты директорлары советы утырышы узды.
Чараның икенче көнендә Болгарда “Милләтара һәм динара татулык Татарстан Республикасының уңышлы үсеше нигезе” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Утырышта Таиланд, Индонезия, Пакыстан, Иран, Кытай, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Корея, Малайзия, Кыргызстан вәкилләре, шулай ук Татарстан хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Татарстанда милли һәм дини сәясәтне тормышка ашыру турында Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев сөйләде. “Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. Милли сәясәтне тормышка ашыруда муниципаль органнар һәм иҗтимагый оешмалар төп рольне уйный”, дип ассызыклады ул.
Александр Терентьев үз чыгышында республикада милли һәм дини татулыкны ныгыту максатларында эшнең өч юнәлешенә игътибарны юнәлтте. “Эш Татарстанның барлык халыкларының телләрен өйрәнү, яшь буын арасында Россия һәм Татарстан бердәйлеген формалаштыру, радикализм профилактикасы юнәлешләрендә алып барыла”, дип билгеләп узды А.Терентьев.
Шулай ук “түгәрәк өстәл” модераторы Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзәрате һәм Казан митрополиясенең уңышлы эшчәнлеге турында сөйләде.
(Фотосурәтләрне Казан епархиясе матбугат хезмәте тәкъдим итте)